Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда туган Айдар Гашыйгуллин Кыргызстанда Россиянең Сәүдә вәкиле итеп билгеләнде
Россиянең Төркиядәге Сәүдә вәкиле, Казанда туып үскән Айдар Гашыйгуллин Россиянең Кыргызстандагы сәүдә вәкиле итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны Россия премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Бер үк вакытта Гашыйгуллин Россиянең Төркиядәге Сәүдә вәкиле вазифасыннан азат ителде. Бу постта аны моңа кадәр Кыргызстанда РФ вәкиле булган Айнур Саманов алыштырачак. Шул рәвешле, ике илнең сәүдә вәкилләре вазифаларын алмашты.
Гашыйгуллин 1978 елда Казанда туа. 2001 елда ул Төркиядә «халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча Билькент университетын, ә 2011 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының икътисад факультетын тәмамлаган.
2012 елның июленнән Гашыйгуллин Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын башкара. Соңыннан ул Россиянең бу илдә сәүдә вәкиле була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз