news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә әдәби җыен уздырыла

Җырлы-шигырьле җыенда танылган җырчы В.Ганиева укучылары чыгыш ясаячак.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). 22 май көнне  Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә шигъри-музыкаль җыен уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Г. Тукай исемендәге филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр иткән иде.

"Узган 2016 елда Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе 12 майда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үткәрелде. Ул замандашларының, каләмдәшләренең, әдәбият-сәнгать әһелләренең әдип турындагы истәлекләреннән, спектакльләрендә яңгыраган, сүзләрен ул язган җырлардан төзелгән кичә рәвешендә узган иде. Шул очрашуда мондый кичәләрне ел саен майда  – Туфан ага бакыйлыкка күчкән айда үткәрергә кирәк дигән фикер әйтелде", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Узган елгы кичә Татарстан театр әһелләре берлеге ярдәме белән, татар театрлары артистлары һәм Татар филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы катнашында оештырылган булган.

Быелгы җыен, Туфан аганың һәрдаим яшь иҗатчыларга игътибарлы булып яшәгәнлеген искә алып, яшь шагыйрьләр һәм җырчылар катнашында узачак. Шагыйрьләрнең чыгышлары Туфан Миңнуллинның робагые, канатлы сүзе, драма әсәреннән репликасы белән башланачак. Җырчылар Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны башкарачак. Җыенда танылган җырчы В.Ганиеваның укучылары чыгыш ясар, дип көтелә.

Чара Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтының Музыка сәнгате факультеты соло җырлаучылар әзерли торган кафедрасы, «Иске Татар бистәсен һәм Кабан күлен яңарту» фонды ярдәмендә уза, дип аңлатты проектны оештыручылар.

 Җыен 17.00 сәгатьтә башлана. Ул  Татарстан Язучылар берлегенең (Казан, Мөштәри урамы, 14нче йорт) челтәрле балконга караган бакчасында уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100