news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференция узды

Быел, конференциядә катнашырга теләк белдереп, 338 гариза килгән.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Казанның 12 нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференция узды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Быел, конференциядә катнашырга теләп, «Журналистика», «Драма әсәре һәм сценарий», «Театр. Сәхнәләштерү», «Китапнамә (буктрейлер)» номинацияләре буенча 338 гариза килгән.

Конференциянең барлык катнашучыларына һәм җиңүчеләренә номинацияләр буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары тапшырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot