news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туберкулез чире мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

Татарстан халкы 24-нче мартка кадәр 8 (843) 238 21 74 телефоны буенча туберкулез чиренә кагылышлы сорауларны бирә ала.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). 24 март көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан Казанда Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе кайнар линия хезмәтен ача. Бу турыда Казн мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп узганча, 2016 елда яңа гына туберкулез булуы ачыкланган авырулар саны республикада 6,6%-ка кимегән, әлеге чир 1427 кешедә ачыкланган (2015 елда – 1524 кеше), шуларның 613-се – ачык формалы туберкулез белән чирли. Шулай ук балалар һәм яшүсмерләр арасында авыручылар кимегән (6,8%), әмма 1-2 яшьлек балалар арасында авыру очрагы 28,2%-ка артуы күзәтелә.

Татарстан халкы 24 мартка кадәр 8 (843) 238 21 74 телефоны буенча туберкулез чиренә кагылышлы сорауларны бирә ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100