news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Түбәтәй» трамвае экскурсияне һәр көнне тимер юл вокзалыннан башлый

Бүген Казанда «Түбәтәй» экскурсия трамвае эшли башлады һәм ул көн саен Казан-1 тимер юл вокзалыннан 17.00 сәгатьтән йөри башлый. Бу хакта «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Габделхаков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«2 нче маршрут буенча «Түбәтәй» экскурсия трамвае эшли башлый. Бу 1986 елда чыгарылган РВЗ вагоны, Казанда 1961 елдан бирле эшли торганнардан. Бу кызыл-сары вагоннар, алар 400дән артык иде, үз вакытында Казанның визит карточкасы булды», – дип сөйләде спикер.

Габделхаков сүзләренчә, бу төзекләндерелгән раритет вагон. Экскурсия вакыты тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кирегә 45 минут дәвам итәчәк. «Елга портында өч минут һәм кире юлга. Бу стильләштерелгән вагон, анда музыка уйнаячак. Трамвайда аудиогид була һәм экскурсиядә катнашучылар өчпочмак, өлеш һәм эчемлектән торган җыелма алачак», - диде предприятие генераль директоры.

Ул экскурсия билеты 500 сум торачак, дип ачыклык кертте. «Казанлылар һәм шәһәр кунаклары арасында әлеге вагонда йөрүгә ихтыяҗ булыр дип көтәбез», – дип йомгаклады спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100