Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Ту-160М самолетына, Путин кушуы буенча, Шәймиев исемен бирделәр
С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-160М самолетына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен куштылар. Россия Президенты Владимир Путин февраль аенда предприятиегә килгәч шундый күрсәтмә биргән иде.
«Без бит Татарстан җирендә. Самолетка Минтимер Шәймиев исемен бирик. Ул күп эшләр башкарган кеше. Ракета йөртүчене Минтимер Шәймиев исеме белән атыйк», - диде ул чагында Путин.
Казан авиация заводында төшерелгән видео Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановның бүгенге сәфәреннән соң чыкты. Кунакларга шул исәптән киң тармакара кооперация юнәлешендәге эш турында да сөйләделәр. Ул Ту-160М модернизацияләнгән стратегик ракета йөртүчеләр эшләп чыгару өчен җитештерү базасы әзерләү максатыннан башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз