news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тротуарны электр белән җылыту буенча эксперимент үткәреләчәк

Казанда тротуарны электр белән җылыту буенча эксперимент үткәреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел беренче тапкыр Татарстан башкаласында Әмирхан проспектындагы 83 нче бина янында тротуарны электр белән җылытуны сынап карыйлар. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Без тәҗрибәне игътибар белән өйрәнәчәкбез һәм аны тиражлау буенча карар кабул итәчәкбез», – дип белдерде докладчы.

Моннан тыш, кире челтәр суы хисабына җәяүлеләр юлларын җылыту турында фикер алышу стадиясендә. Гыйниятуллин фикеренчә, бу идея үзен яңа төзелештә барыннан да нәтиҗәлерәк күрсәтәчәк – барлык кирәкле коммуникацияләргә нигез салу белән әле төзелеш этабында.

news_right_1
news_right_2
news_bot