Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тротуарлар һәм йорт түбәләрен вакытында кардан чистартмаган өчен 500 мең сум күләмендә штраф салынган
Шәһәрдәге 100 дән артык бинаның милекчесе җаваплылыкка тартылган инде
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казан башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе тикшерүчеләре тарафыннан биналарның милекчеләренә карата тротуарлар, йорт түбәләрен кар һәм боздан вакытында чистартмаган өчен 100 дән артык материал төзелгән.
Аларның барысы да шәһәр башкарма комитетының административ комиссиясенә җибәрелгән, комиссия аларның өчтән берен карап, 500 мең сум күләмендә штраф салган инде. Бүген Казан башкарма комитеты Административ-техник инспекциясе идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча муниципаль контроль бүлеге башлыгы Альфред Шәмсетдинов Бауман һәм Островский урамнары буйлап үткәрелгән рейд барышында журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның июленнән төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме артты. Моңарчы юридик затлар өчен штрафның иң зур күләме нибары 30 мең сум тәшкил итсә, хәзер исә оешмалар – 50-200 мең, вазифаи затлар – 15-30 мең, физик затлар 2-5 мең сум штраф түли. Әгәр кагыйдә бозу ел дәвамында кабат ачыкланса, юридик затларга штрафның күләме – 500 мең, вазифаи затларга 50 мең сумга кадәр арта.
Бүген шулай ук Островский урамында урнашкан «Interio» салоны хезмәткәрләре тарафыннан парковка барьерлары урнаштырган өчен шелтә белдерелде. “Клиентлар өчен парковка...” дигән язулы барьерлар закон таләпләренә җавап бирми. Цивилизацияле машина кую урыннары оештырылырга тиеш”, - дип белдерде Альфред Шәмсетдинов.
Узган елгы бәхетсезлек очракларына (өй түбәләреннән кар төшеп берничә кеше зыян күрде, шундый бер очрак хәтта судка да барып җитте) бәйле рәвештә, быел идарә әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирә. Әмма барлык милекчеләрнең дә “койрыгын тоту” мөмкин түгел. Искәртеп узабыз, милекчеләре Казанда булмаган, кардан арындырылмаган йорт түбәләре һәм алар янындагы тротуарларны шәһәр үзе чистарта, ә аннары милекчеләргә счет бирә.
Эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Казан башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе казанлыларның төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары турында кайнар линия телефонына (222-08-08) мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз