Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр
Юл-транспорт һәлакәте бүген Гагарин һәм Короленко урамнары чатында булган.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда бүген Гагарин һәм Короленко урамнары чатында тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр. Шаһитлар видеороликны социаль челтәргә куйган.
«Бүген 16.09 сәгатьтә Короленко урамындагы 89 нчы йорт каршында «КИА» һәм «Мерседес» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк», – дип сөйләделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.
Видеода юл чатында торган «Мерседес»ның капоты һәм алгы бамперы җимерелгәне күренә. Шулай ук тротуарга очып чыккан алтынсу «КИА» автомобиле тора.
«КИА» коймага һәм ком өеменә бәрелгәч кенә туктаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз