news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда тропик күбәләкләр күргәзмәсе ачыла
Бүген республикабызның Милли музеенда “Тропик тере күбәләкләр бакчасы” исемле кызыклы күргәзмә ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Бүген республикабызның Милли музеенда “Тропик тере күбәләкләр бакчасы” исемле кызыклы күргәзмә ачыла. Казан халкына һәм кунакларга җир шарының төрле почмакларында – Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка, Австралия, Көньяк һәм Үзәк Америка илләрендә яшәүче күбәләкләр экспозициясе белән таныша ала. Attacus Atlas дигән иң эре күбәләк канатларының колачы 25 см кадәр җитә.
Күбәләкләр табигый тирәлектә генә үрчи. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән күбәләкләрнең гомере кыска. Кайберләре турында хәтта риваятьләр дә сакланган. Алар турында экскурсовод сөйләячәк. Килгән кеше күбәләкләрнең матурлыгы белән соклана, аларны кулда тота, фотога төшерә алачак.
Бакча эчендә күбәләкләр өчен барлык шартлар да - уңайлы температура, һава дымлылыгы, ут яктысы тудырылган. Күбәләкләр Краснодар краендагы фермадан алып киленгән кузыда тора. Күбәләкнең гомере кыска булганга, экспозиция һәрвакыт яңарып тора. Күргәзмәдә шулай ук тропикларда яшәүче башка җәнлекләрне – игуана, агама, үрмәкүч, чаянны күрергә була.
Бүгенге көнгә кадәр андый бакчалар Мәскәү, Лондон, Вена, Стокгольм кебек зур шәһәрләрдә генә тәкъдим ителә. Казанда ачылачак күргәзмә 24 февральгә кадәр эшләр дип көтелә. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot