news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда троллейбуста пассажирларга «валентинка» бүләк итәләр

Тукай скверыннан Кулагин тукталышына кадәр хәрәкәт итүче алтынчы троллейбуста валентинка һәм сагыз өләшәләр.

Казанда троллейбуста пассажирларга «валентинка» бүләк итәләр

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Изге Вәли көне уңаеннан Казанда метроэлектротранс креатив акция оештырган. Розалар белән бизәлгән алтынчы троллейбуска утыручыларны Гашыйклар көне белән котлыйлар һәм валентинка белән Love is сагызын өләшәләр.

«Чараны профсоюз берләшмәсе беренче тапкыр оештырган. Бу акция кешеләргә мәхәббәткә ышаныч һәм яхшы кәеф бүләк итү мөмкинлеге бирә. Троллейбус иртәдән кичкә кадәр йөриячәк», — диде икенче класслы йөртүче Алишер Магоминов.

Аның сүзләренчә, бу акцияне киләсе елда да кабатларга кирәк. Казанлылар арасында «романтик троллейбуска»а ихтыяҗ арта. Шуңа күрә йөртүче һәм кондуктор кешеләргә уңай хис-кичереш бүләк итәргә күнеккән.

«Гадәти валентинка гына булуына карамастан, кешеләргә никадәр бәхет китерә. Бүген иртән төнге сменадан кайтып килүче хатын-кыз керде, валентинка бүләк иткәч, шунда ук елмайды һәм рәхмәт әйтте. Валентинка алучылар барысы да елмая башлый», — дип сөйләде «Метроэлектротранс» МУПнең икенче класслы кондукторы Нина Бесфамильцева.

Маршурт 1,5 мең «мәхәббәт бүләге» сатып алган.

Кондуктор юл бәясен түләүчеләрнең барысына да валентинка бүләк итте. Ул аларга сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт теләде. Пассажирлар төрлечә кабул итте. Кайберәүләр рәхмәт әйтте, икенчеләре беренче мәхәббәтләрен искә төшерде, ә ир-ат оялып кына бүләкне кабул итте.

Искәртеп үтәбез, «Метроэлектротранс»тан бүләк алу өчен чәчәкләр белән бизәлгән 6нчы троллейбуска утырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot