news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда троллейбусларның 3 маршрут номеры башкача була

1 майдан гамәлгә керәчәк яңа схемасына 159 берәмлек троллейбустан гыйбарәт 13 маршрут теркәлгән

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда җәмәгать транспортының 1 майдан гамәлгә керәчәк яңа схемасына 159 берәмлек троллейбустан гыйбарәт 13 маршрут теркәлгән.

Аерым алганда, аңа соңгы елларда ачылган 1 нче “Горький шоссесы – Әмирхан ур.”, 8 нче “Универсиада авылы – Ирек мәйданы”, 11 нче (Кулагин ур. – Универсиада авылы” маршрутлары рәсми теркәлә һәм 3 маршрут номеры үзгәртелә: “Себер тракты – Г.Тукай мәйданы” (боҗра) буенча йөри торган 17 нче троллейбус 15 майдан 2 нче номерга, “Академик Глушко ур.– Елга порты” маршруты буенча йөргән 20 нче троллейбус 3 нчегә, “Елга порты – Академик Глушко ур.” арасында пассажир ташучы 21 нче троллейбус 5 нчегә әйләнә. Калган 10 маршрут - үзгәрешсез, дип белдерде бүген Казан каласы  җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков. Аның сүзләренчә, артык искергән троллейбусларның 30ы Универсиада алдыннан, төгәлрәге, 1 июльдән яңаларга алыштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot