Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда троллейбус, юлдан чыгып китеп, дүрт машинаны бәрдергән
Бүген көндез Ямашев проспектында «Җиңү паркы» үзәге каршында юл-транспорт һәлакәте булды.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда троллейбус юлдан чыгып киткән һәм туктап торган дүрт автомобильне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр итте.
Аның мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Ямашев проспектында «Җиңү паркы» эшлекле үзәге каршында булган.
Шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка әйтүләренчә, троллейбус «Тойота» белән бәрелешкән.
«Машина йөртүче идарәне югалткан. Юл уңаенда ул туктап торган «Фольксваген»га, «Киа Рено»га һәм «Лада Калина»га бәрелгән. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз