Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда троллейбус һәм автобус бәрелешү нәтиҗәсендә, пенсионер хатын-кыз зыян күргән
Фаразлар буенча, һәлакәт троллейбус йөртүчесе аркасында килеп чыккан
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Казанда троллейбус һәм автобус бәрелешү нәтиҗәсендә, автобустагы 67 яшьлек пассажир хатын-кыз зыян күргән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.
Кичә 13.10да “ЗиУ” троллейбусының 4 айлык йөртү стажы булган йөртүчесе башкаланың Фучик урамы буйлап барганда, куркынычсыз дистанция сайламый һәм “Кол Гали” тукталышы каршында туктап торган “МАЗ 103465” автобусы белән бәрелешә. Автобус белән идарә иткән 44 яшьлек ир-атның йөртү стажы 17 ел икәнлеге билгеле.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, автобустагы 67 яшьлек пассажир хатын-кызның маңгай һәм баш артының йомшак тукымаларына зыян килә. Троллейбус салонында 20 кеше, автобусныкында исә 15 кеше була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз