news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда троллейбус чит ил машинасына бәрелеп, юлны томалап куйган

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Минская һәм Фучик урамнары чатында килеп чыккан.

Казанда троллейбус чит ил машинасына бәрелеп, юлны томалап куйган
Аяз Исмагилов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда троллейбус чит ил машинасына бәрелгән һәм шул сәбәпле юл хәрәкәтенә комачаулык килгән. Һәлакәт бүген көндез Казанның Совет районында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез Фучик һәм Минская урамнары чатында троллейбус һәм «Субару» автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән», – дип сөйләделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фотодан күренгәнчә, бәрелешүдән соң чит ил машинасы юл читенә диярлек чыгып китгән. Троллейбус берничә хәрәкәт юлына аркылы баскан. Кроссоверның уң яктагы пассажир ишеге нык яньчелгән, машинаның фаралары да ватылган.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot