Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда троллейбус белән трамвай бәрелешкәч, җиде кеше имгәнгән
Юл һәлакәте бүген көндез Гвардия һәм Патрис Лумумба урамнары чатында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казанда троллейбус белән трамвай катнашында авариядә җиде кеше имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.
Юл һәлакәте бүген 15.30 сәгатьтә Гвардия һәм Патрис Лумумба урамнары чатында булган. Троллейбус белән трамвай юл бүлешә алмаган. Троллейбус юл чатыннан чыгып җитәргә өлгермәгән һәм шул сәбәпле аның артына трамвай килеп бәрелгән булырга мөмкин.

Шаһитлар юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше имгәнгән дип хәбәр итте.

«Кешеләр транспортның тәрәзә пыяласы ватыкларына киселгән. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм машиналары килде», – дип сөйләде шаһитлар.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз