news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ТРның Баш казые Җ.Фазлыевның “Ислам мәдәнияты нигезләре” хезмәте тәкъдим ителде

Мәктәпләргә диннәр мәдәниятлары нигезләрен укытуны кертү шартларында бу хезмәт билгеле бер кызыксыну тудыра

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Мөселманнары диния нәзарәтендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Ислам мәдәнияты нигезләре” дип аталган рус телендәге китабы тәкъдим ителде. ТР Мөселманнары диния нәзарәте һәм ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе оештырган чарада ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ринат Вәлиуллин, Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якъкуб, әлеге хезмәтнең авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Әлеге уку әсбабы “Иман” нәшриятында дөнья күргән. Моңарчы бу китап татар телендә “Җәлил хәзрәт дәресләре” дигән исем астында эшләнеп, халык арасында киң таралыш тапкан иде. Бу хезмәтләрнең авторы республикада һәм Татарстанда күренекле дин эшлеклесе, остаз буларак билгеле. Аның инициативасы белән Балтач районының 23 мәктәбендә “Әхлак” дәресләре укытыла. Бу дәресләр башта гарәп графикасы һәм әхлак дәресләреннән гыйбарәт була. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертүнең нәтиҗәсе күренә. Беренче сыйныфтан әхлак нигезләрен өйрәнгән балалар инде бүген 11 нче сыйныфка җиткән, мәсәлән, районның Алан авылы урта мәктәбендә укучы бер бала да тәмәке тартмый, ди.
Сүз уңаеннан шуны әйтеп китәргә кирәк: “Җәлил хәзрәт дәресләре” нәкъ менә Балтач мәктәпләре өчен уку әсбабы итеп эшләнгән була. Аннан соң берничә ел дәвамында 50 меңнән артык тираж белән басылып чыга. Ул мәчетләр каршысында оештырылган курсларда, Ислам мәдәниятын факультатив рәвештә укыткан вакытта киң кулланыла. Билгеле булганча, күптән түгел РФ Президенты Дмитрий Медведев мәктәпләргә диннәр мәдәниятлары нигезләрен укытуны кертүне хуплап чыкты, бу шартларда Җәлил хәзрәтнең бу хезмәте билгеле бер кызыксыну тудыра. Ул дүртенче һәм бишенче сыйныфлар өчен дәреслекләр, уку әсбаблары нигезен тәшкил итә ала. Бу сыйныфлар диннәр мәдәниятлары нигезләрен укыту өчен сайлап алынган. В.Якъкуб сүзләренчә, бу чорда әле бала бозылмаган була, аңа әхлак нигезләрен бирә башларга мөмкин.
Җ. Фазлыевның дәреслеге ике өлештән тора. Ул укучыларга һәм урта һөнәри дини уку йортларында белем алучыларга, гомумән алганда, дин белән кызыксынучыларга адресланган, үз эченә дин нигезләрен аңлатуны, диндәге вазыйфалар турында сөйләүне ала. Иң мөһиме – ул гади, аңлаешлы тел белән язылган һәм һәркемгә барып җитә, дини гыйлеме алырга мөмкинлек бирә. Диннән бер дә мәгълүматы булмаган кешеләргә үзенә күрә бер белешмәлек ролен үти.
Бүген китапны тәкъдим итү вакытында мәктәпләрдә дин нигезләрен укыту проблемасын да күтәрделәр. Билгеле булганча, 2010 елда Россиянең 19 төбәгендә, шул исәптән күрше Башкортстанда да “Диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре” дип аталган предмет эксперимент рәвешендә укытыла башлый. Бу нисбәттән әлеге предмет өчен дәреслекләр һәм методик әсбаплар һәм кадрлар әзерләү зарурлыгы туа. РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, Балтач районында укытылып килгән “Әхлак дәресләре” тәҗрибәсе бик файдалы булачак. Хәзерге вакытта хәзерлекле укытучыларның аз булуы сәбәпле, диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре буенча дәреслекләр күбрәк язылырга һәм аларны сайлап алырга мөмкинлек булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100