Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “ТРның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” проекты эшчәнлеге турында сөйләштеләр
Виртуаль музей узган елның августында эшли башлаган иде
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында “Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” проекты катнашучылары өчен республика фәнни-гамәли семинары уздырылды. Аның эшчәнлегендә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, әлеге виртуаль музей сайтын эшләүче Артур Сөнгатов, дәүләт, муниципаль берәмлекләр, ведомстволар һәм мәктәп музейлары, китапханәләре, архивлары җитәкчеләре, эзтабар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Россиядә Мәдәният елы буларак игълан ителгән 2014 елның августында Ватан сакчылары һәм тыл хезмәтчәннәре истәлеген мәңгеләштерү, яшьләр һәм мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатында, Татарстан Хөкүмәте теләктәшлеге белән, Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее эшли башлады. Семинар барышында проект эшчәнлегенең нәтиҗәләре, аның киләчәк үсеше турында сөйләштеләр, катнашучылар әлеге сайт турындагы фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Семинарны Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. “Виртуаль музей – республиканың Интернет челтәрендәге музее. Әлеге уникаль музей сайты – безнең йөзебез, дисәк тә ялгыш булмас. Без бүген бик зур эшкә алындык. Аның киләчәктә дә дәвам иттереләчәгенә ышанычыбыз зур”, – диде министр һәм аны оештыруда катнашучы һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, кыска вакыт эчендә виртуаль музейда зур күләмдә материал тупланган. Ул сайттагы һәр сәхифәнең даими рәвештә тулыландырылып торачагы турында әйтте. “Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее – чын мәгънәсендә Җиңү энциклопедиясе. Аңа материал туплау барышында республикабыздагы барлык Хәтер мемориалларының төгәл саны, урнашу урыннары, торышы турында белдек. Дөрес, кайбер авылларда урнаштырылган әлеге һәйкәлләр төзекләндерүгә мохтаҗ. Шулай да, гомумән алганда, күпчелек районнарда һәм район үзәкләрендә Хәтер мемориалларының торышы әйбәт”, – диде ул үзенең чыгышында. Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренә караганда, виртуаль музейның мәгълүмат базасын баетуда мәктәп музейларының, эзтабарлар һәм ветераннар оешмаларының өлеше зур булган. ТР Милли музее генераль директоры аларга рәхмәтен белдерде.
Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов – проектның иң актив катнашучыларының берсе. “Мондый виртуаль музей барлыкка килү безнең өчен башта бик зур яңалык булды. Бүгенге заманда мәгълүмати технологияләрне музей эшчәнлегендә файдалануның бик әһәмиятле булуын аңладык. Проектта катнашу барышында үзебез өчен дә мөһим, кызыклы мәгълүматларга тап булдык. Моңа кадәр Бөек Ватан сугышында Апас районыннан 8,5 меңләп кеше катнашканлыгы билгеле булса, хәзер аларның төгәл санын ачыклау мөмкин булды: сугышта барлыгы 11 мең 145 якташыбыз катнашкан. Әлеге саннар, вакыт үтү белән, ачыклана, тәгаенләнә, чөнки Апас районыннан чыккан кешеләр сугышка Колымадан да, Карагандадан да, Украинадан да киткән”, – дип сөйләде ул.
Семинарда катнашучыларга виртуаль музей сайтының мөмкинлекләре, төп сәхифәләре күрсәтелде. “ТРның Бөек Ватан сугышы виртуаль музее узган елның август аенда эшли башлады. Хәзерге вакытта ул Россиядәге иң масштаблы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее булып тора”, – дип сөйләде виртуаль музей сайтын эшләүче Артур Сөнгатов.
Хәзерге вакытта сайт 12 сәхифәдән тора. Беренчесе – “Хәтер китабы”. Биредә 1939-1945 елларда Татарстаннан Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләр турында мәгълүматлар тупланмасы урнаштырылган. “Коллекцияләр каталогы” сәхифәсенә кереп, ТР Милли музее, дәүләт, муниципаль, ведомство һәм мәктәп музейлары фондларында, ТР архивлары һәм китапханәләрендә сакланган Бөек Ватан сугышы белән бәйле коллекцияләр турында мәгълүмат алырга мөмкин. Чираттагы “Галерея” сәхифәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында видеоматериаллар, алар белән интервьюлар, сугыш турында фильмнар карарга була. “Хәтер” сәхифәсендә сугыш геройларына куелган һәйкәлләр һәм мемориаллар турында мәгълүмат китерелә, сугыш еллары турында материаллар туплаучылар, эзтабарлар, хәрби-патриотик оешмалар эшчәнлеге чагылыш таба. Татарстанның сугыш елларындагы тарихы буенча фәнни-библиографик материаллар, 1941-1945 еллардагы сәнәгать объектлары, госпитальләр, хәрби каберлекләр һ.б. дәүләт оешмалары урнашу урыннары күрсәтелгән интерактив карталар белән танышырга теләүчеләр “Җиңү энциклопедиясе”нә кереп карарга мөмкин. “Дан битләре” сугыш вакытында республиканы хәрби һәм хезмәт батырлыклары белән данлаган сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре турында шәхси белешмәлек тәшкил итә.
Семинарда эзтабарлар эшчәнлегенә багышланган аерым сәхифә булдыру тәкъдиме әйтелде. Шулай ук, виртуаль музейның киләчәк үсешен тәэмин итү максатында, республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр һәм виртуаль музейның мәгълүмат базасы белән эшләү өчен оештырылган корпунктлар булдыру турында да сүз булды. Әлеге корпунктлар республика музейларында, китапханәләрендә, ветераннар берләшмәләрендә урнашачак. Алар сайтның эшләвен, даими рәвештә яңартылып, тулыланып торуын, аның халыкка аңлаешлы булын тәэмин итәчәк.
Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның барлык сәхифәләре белән tatfrontu.ru сайтында танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз