Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышларының дүртенче этабы узачак
«Урам» экстрим-паркында 25 июльдә Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышларының дүртенче этабы узачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь спортчылар акватлонда – йөгерү һәм йөзүне үз эченә алган дисциплинада ярышачаклар. Аралыкларның гомуми озынлыгы 3,4 км тәшкил итәчәк. Йөзү Казансу елгасы сулык мәйданында, ә йөгерү «Урам» экстрим-паркы янындагы Кремль яр буенда узачак.
Триатлон буенча балалар лигасы бөтен республикадан 7-12 яшьлек малайларны һәм кызларны берләштерә. Ярышлар, классик триатлон, кышкы дуатлон, дуатлон-кросс, шулай ук акватлон кебек төрле дисциплиналар буенча этапларны да үз эченә алып, Татарстанда ел дәвамында уза. Сезонга нәтиҗәләр декабрьдә Казанның Үзәк стадионында ясалачак, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз