news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узачак

Казанда тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узачак
Фото: dumrt.ru

7 декабрь көнне Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты узачак. Ярышлар һиҗри ел исәбе буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгы кысаларында үткәрелә. Турнирны Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Әлеге көрәш бәйгесе танылган мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә аның исемен йөртә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Турнирның төп максаты – яшьләр арасында патриотик кыйммәтләрне ныгыту. Джиу-джитсу буенча ярышлар Россия Федерациясендә әлеге спорт төрен популярлаштыруга һәм киң аудитория арасында аңа кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Ярышларда Идел буе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан, Самара өлкәсеннән, Сарытау өлкәсеннән, Ульян өлкәсеннән джитсерлар катнашачак.

Турнирда Татарстанның ислам уку йортлары студентлары, шулай ук мөселман яшьләре катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot