news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трассада юл киртәсенә бәрелгән «Москвич» автомобиле йөртүчесе һәлак булган

Казанда трассада юл киртәсенә бәрелгән «Москвич» автомобиле йөртүчесе һәлак булган
Казан Дәүләт автоинспекциясе

Казан янында трассада «Москвич» автомобиле йөртүчесе һәлак булды.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Татарстанның Питрәч районы Кошчак авылыннан чыга торган юлда булган. «Москвич» автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл киртәсенә килеп бәрелгән. Машинага җитди зыян килгән. Автомобиль белән идарә иткән 65 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Калган шартлар ачыклана. Урында шулай ук ашыгыч хезмәтләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot