Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда транспортны парковкага куйганда кайсы число икәнне белү кирәк
Казан ЮХИДИ бүлеге тиешсез урында калдырылган транспортны эвакуацияли
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ). Казанның Совет районында так яки җөп числоларда транспорт чараларын парковкалауны чикләү буенча юл билгеләре куелган.
Хәзергә Зәкиев, Глушко һәм Губкин урамнарында шундый 26 билге инде куелды, дип хәбәр иткән мэрия сайты. Шул рәвешле, Зәкиев урамында “так” көннәрдә Җиңү проспектыннан Глушко урамы юнәлешендә, ә “җөп” көннәрдә кире юнәлештә транспорт куеп калдыру рөхсәт ителми, Глушкода - Зәкиев урамыннан Җиңү проспектына таба “так” һәм кире юнәлештә “җөп” көннәрне, шулай ук Губкин урамында - Җиңү проспектына таба “так” һәм Космонавтлар урамы юнәлешендә “җөп” көннәрне. Бу исә юлларны кардан арындыру һәм транспортның тоткарлыксыз үтеп йөрү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә. Моннан тыш, Казан ЮХИДИ бүлеге тиешсез урында калдырылган транспортны эвакуацияли, штраф-стоянкаларга инде җиңел машиналар китерелә башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз