Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда транспорт тармагы буенча белем бирү кластерының хезмәт урыннары ярминкәсе узды
Казанда транспорт тармагы буенча белем бирү кластерының хезмәт урыннары ярминкәсе узды
(Казан, 24 октярбрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Казанның “Химиклар” Мәдәният Сараенда транспорт хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – автомобиль транспорты эшчеләре көне уңаеннан “Транспорт – юл хуҗалыгы” белем бирү кластерының уку һәм хезмәт урыннары ярминкәсе узды. Ярминкәнең ачылу тантанасында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан шәһәренең транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Габделхаков катнашты.
“Хезмәт урыннары ярминкәләре ел саен үткәрелсә дә, транспорт тармагы буенча белем бирү кластерының уку һәм хезмәт урыннары ярминкәсе беренче тапкыр уздырыла. Ярминкәнең уникальлеге дә нәкъ менә транспорт тармагының булуында”, - ди министр.
“Кайбер яшьләр югары белем алу өчен югары уку йортына керергә ашыга. Әмма соңыннан күбесе укыган һөнәре буенча эш таба алмыйча йөри. Башта урта һөнәри белем алып, эш табырга, ә инде сәләте булган кешегә югары уку йортына да керергә мөмкин. Бүгенге көндә югары белеме булмаган транспорт хезмәткәрләре югары белемлеләргә караганда да күбрәк хезмәт хакы ала”, - дип белдерде Айрат Шәфигуллин.
Хезмәт урыннары ярминкәсендә транспорт тармагы өчен белгечләр әзерләүче төрле дәрәҗәдәге белем бирү учреждениеләре катнашты. Алар арасында Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт техник университеты, Казанның энергетика һәм автотранспорт техникумнары, һөнәри училищелар һәм яңа һөнәри белем бирү йорты – “Д” категорияле машина йөртүчеләрне әзерләүче җир асты һәм җир өсте электротранспорты белгечләрен әзерләү буенча автономияле белем бирү учреждениесе дә бар иде.
Биредә шулай ук “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе, ПАТП-2, КПАТП-4, КПОГАТ-3, КПОПАТ-5, КПАТП-7 транспорт предприятиеләрен дә күрергә мөмкин иде.
Бүгенге көндә Казанның транспорт оешмаларына 900ләп машина йөртүче таләп ителә. Билгеле булганча, Казан мэриясе бер ел дәвамында шәһәрнең автотранспорт предприятиесендә эшләү шарты белән машина йөртүчеләрне шәһәр бюджеты хисабына “Д” категориясенә укыту карарын кабул итте.
Һөнәри белем алуда кластер ысулын куллану кадрларны техникум, һөнәри училище, югары белем бирү йорты һәм предприятие кебек төрле дәрәҗәдәге әзерләү берлеген күздә тота. Бу кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен тотрыклы һәм тиз арада чишергә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз