news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда транспорт картасына онлайн-режимда акча салып була

2020 елның 1 гыйнварыннан Казанда пассажир транспортында йөрү бәясе 30 сум булачак.

Казанда транспорт картасына онлайн-режимда акча салып була
kzn.ru

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанда транспорт картасын Интернет аша тулыландыру мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Банк картасыннан счетны «Транспорт картасы» сайтындагы «Кичектереп түләү сервисы» бүлегендә тулыландырырга мөмкин. Әлеге операцияне башкарганда комиссия алынмый.

Картага күчерелгән акчаны активлаштыру өчен, кондукторга хәбәр итеп, әлеге хезмәттән файдалануың турында әйтергә кирәк.

Кондуктор терминалны тулыландыру режимына күчерәчәк, шуннан соң пассажир картаны валидаторга куярга тиеш. Анда «Ресурс тулыландырылды» дигән язма чыгачак. Шуннан соң картаны янә терминалга куярга һәм билет бәясен түләргә кирәк.

2020 елның 1 гыйнварыннан Казанда пассажир транспортында йөрү бәясе 30 сум булачагы хакында хәбәр ителгән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100