news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда транспорт хәрәкәте схемасының яңасында яңа 3 маршрут кертелә, гамәлдәге кайберләрендә үзгәрешләр бар, шулай ук кайсылары бетерелә

Транспорт предприятиеләре маршрутларны 3 тапкыр конкурска куеп та алмый икән, димәк, бетерергә, дип саный мэр Илсур Метшин

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда шәһәр җәмәгать транспорты төрләреннән автобусның 70 маршруты буенча 923 берәмлек траснпорт хезмәт күрсәтергә тиеш, ягъни 1 майдан гамәлгә керәчәк яңа схемага алар шуның кадәр күләмдә теркәлгән. Барлыгы 7 нче, 65 нче, 95 нче номерлы яңа 3 маршрут кертелә, гамәлдәге кайберләрендә үзгәрешләр бар.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков шул хакта ачыклык кертте.

Аерым алганда, гамәлгә яңа кертелә торган автобус маршрутларыннан 7 нче номерлысы “Ленинград ур. – Футбол стадионы” арасын, ягъни Авиатөзелеш районы белән “Kazan-Арена” стадионына кадәр Яңа Савин районын Ленинград, Максимов урамнары аша Әмирхан проспектына кадәр яңа юл буйлап “тоташтыра”. “Совет мәйданы – Царицино калкулыгы” буенча 65 нче маршрут Царицино бистәсе халкына, юлларны ясаганнан соң, транспорт хезмәте күрсәтү өчен гамәлгә кертелә. 95 нчесе исә “МКДЦ – Завойский ур.” маршруты буенча пассажир ташый. Шул рәвешле, маршрут “Горки I”, “Горки II” микрорайоннары халкын 18 нче поликлиникага, Төбәкара клиника-диагностикалау үзәгенә (МКДЦ) баручы-кайтучыларга хезмәт күрсәтүне күздә тотып оештырыла.

Гамәлдәгеләренә кертелгән үзгәрешләр 69А, 5, 18, 22, 30, 83, 89 нчы һ.б. маршрутларга кагыла.

“Мирный бистәсе – Совет мәйданы” 69А боҗра маршруты буенча элек йөргән автобус 1 майдан янә гамәлдә булачак. “Әйбер базары – Левченко торак массивы” маршруты буенча 5 нче номерлы автобус хәзер Фучик, Сахаров урамнары, Җиңү проспекты буенча хәрәкәт итсә, транспорт юлы аермасы (развязка) файдаланылышка тапшырылгач, Зәкиев, Глушко урамнары, Җиңү проспекты буйлап узачак.

Сахаров тукталышында да тукталган 18 нче “Северополюсная – Дуслык тыкрыгы” маршруты алга таба Зәкиев – Глушко – Бигичев урамнары – Дуслык тыкрыгы буенча йөриячәк.

30 нчы автобус Мәүлетов урамына кереп тормый һәм бу Зорге, Гарифьянов урамнары чатында хәрәкәтне үзгәртүгә бәйле.

“Җиңү проспекты – Тукай мәйданы” буенча йөргән 83 нче маршрут автобусы элек К.Маркс, Батурин урамнарына кадәр генә керсә, алга таба, Батурин белән Кремль яр буен тоташтырган тоннель файдаланылышка тапшырылгач, тимер юл вокзалына кадәр барачак.

Шулай ук, Ленин дамбасында транспорт юлы аермасын файдаланылышка тапшырылганнан соң, 22 нче “Можайский ур. – Ферма-2” һәм 89 нчы “Сахаров ур. – Гудованцев ур.” маршруты автобуслары, элеккегечә, К.Маркс һәм Батурин урамнары аша йөриячәк.

А.Абдулхаков сүзләренчә, моңарчы пассажир ташу хокукына конкурска 52 нче “Давыдов ур. – Арбузов ур.”, 57 нче “Химическая – Привокзальная” һәм 85 нче “Елга порты – Ферма-2” маршрутлары 3 тапкыр куелса да, чыгымлы булу сәбәпле, пассажир ташу предприятиеләре кирәксенмәгән, хәер, шушы араларда параллель автобус һәм троллейбус маршрутлары да гамәлдә. Җитмәсә, 57 нче һәм 85 нче маршрутлар болай да елдан артык “эшләми”, 52 нчесе исә вакытлыча һәм кыскартылган схема буенча Арбузов урамыннан Батурин урамына кадәр йөриячәк, диде транспорт комитеты башлыгы.

Бу җөмләдә мэр Илсур Метшин, транспорт предприятиеләре маршрутларны 3 тапкыр конкурска куеп та алмый икән, димәк, - бетерергә, ә нәрсәгә вакытлыча 52 нчесен җибәрергә, анысы да кирәкмәс, дигән фикер белдерде.

Җәмәгать транспорты предприятиеләре тарафыннан Универсиада алдыннан контракт нигезендә алыштырылырга тиешле 525 автобусның 448е Казанга килеп җиткән. Алар арасында, “МАЗ”, “НефАЗ”лардан кала, түбән идәнле, чит илдә җитештерелгән мотор һәм тизлекне алыштыру автомат тартмалы һәм “Евро-3” экологик таләпләренә туры килгән “ПАЗ-3237” автобуслары да бар. Алар шәһәр яны бистәләренә генә йөриячәк, диде А.Абдулхаков.

news_right_1
news_right_2
news_bot