news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда транспорт хәрәкәте интенсивлыгы тикшерелә

Юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын булдыру кысаларында шундый эш башкарыла

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын булдыру кысаларында “Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасының фәнни-тикшеренү һәм проект институты” ЯАҖ хезмәткәрләре Казанның төп урам-юл челтәрләрендә транспорт хәрәкәте интенсивлыгына өстәмә тикшерү эшләре оештыра, биредә видеофиксация чаралары да кулланыла.

Тикшерүләр 25 сентябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр иртәнге, көндезге һәм кичке сәгатьләрдә (8.00 – 9.30, 12.00 – 12.30, 17.30 – 19.00) узачак, дип хәбәр итә мэрия сайты Казан каласы Башкарма комитетының транспорт комитетына сылтама белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100