news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда транспорт челтәрен яхшырту максатыннан телефоннан аша сораштыру бара

Фикерләрне Транспорт буенча комитет Мәскәүнең Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты белән берлектә өйрәнә.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда шәһәр транспорты челтәрен һәм хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан телефон аша сораштыру бара. Бүгенгә шәһәрнең 1500ләп кешесе үз фикерләрен җиткергән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Искәртеп үтик, транспорт челтәрен яхшырту буенча фикерләрне шәһәрнең Транспорт буенча комитеты Мәскәүнең Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты белән берлектә өйрәнә.

Казан мэриясе рәсми порталында һәм шәһәрнең транспорт сайтында онлайн-анкетада да фикереңне җиткерергә була. Аның аша шәһәр халкы анда транспортка кагылышлы фикер-теләкләрен җиткерә ала. 7,3 мең кеше бу эштә катнашкан инде.

Шундый ук сораштыру шәһәр транспортында да үткәрелә, анда 4 меңнән артык кеше катнашкан, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100