news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трансфузиология буенча III бөтенроссия конференциясе узачак

Дәвалау препаратлары, диагностика чаралары, кан хезмәте өчен медицина җиһазлары һәм аппаратурасы күргәзмәсен оештыру планлаштырыла

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 26 сентябрьдә Казанда Республика кан үзәге базасында “XXI гасыр трансфузиологиясе: проблемалар, бурычлар, үсеш перспективалары” темасына халыкара вәкилләр катнашында III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә бүгенге көн трансфузиологиясе өчен актуаль булган һәм кан хезмәте белгечләре өчен генә түгел, табиб-клиницистларның, сәламәтлек саклау тармагын оештыручылар, фәнни хезмәткәләрнең киң даирәсе өчен кызыклы булган мәсьәләләр каралачак.

Сүз уңаеннан, конференция эшендә Россиянең әйдәп баручы галимнәре, РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча координацияләү үзәге белгечләренең, Идел буе һәм башка төбәкләрнең Кан салу станцияләре һәм үзәкләре җитәкчеләренең катнашуы көтелә.

Конференция кысаларында кан хезмәте өчен дәвалау препаратлары, диагностикалау чаралары, медицина җиһазлары һәм аппаратурасы күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.

Белешмә өчен. Трансфузиология - клиник медицинаның кан, канны һәм плазманы алмаштыра торган сыекчалар җибәрүне, төгәлрәге, организмнарның биологик һәм аларны алыштыра торган сыекчалар трансфузиясен (кушуны), аерым алганда, кан һәм аның компонентларын, кан төркемнәрен һәм төркем антигеннарын, лимфаларны, бер-берсенә туры килү-килмәү проблемаларын, пост-трансфузион (кан яки компонентларын салганнан соң) реакцияләрне, аларны профилактикалау һәм дәвалауны өйрәнә торган бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100