news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвайның тормозы ватылган һәм ул дүрт машинага бәрелгән

Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе төрле яраланган.

Казанда трамвайның тормозы ватылган һәм ул дүрт машинага бәрелгән

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда трамвайның тормозы сафтан чыккан һәм ул дүрт машинага килеп бәрелгән, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ идарәсендә белдерүләренчә, бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Гвардия урамындагы 45нче йорт каршында трамвайның тормозы ватылган һәм ул артка таба кузгалып китеп, юлында очраган дүрт автомобильгә килеп бәрелгән.

«Авария нәтиҗәсендә „Лада“ автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100