news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвайлар бәрелешеп дүрт кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә Копылов урамында булган.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Казанда Копылов урамында трамвайлар бәрелешеп, дүрт кеше имгәнгән. “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте кичә 12 сәгать 20 минутта булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 34 яшьлек трамвай йөртүче куркынычсыз дистанцияне сайламыйча, алда барган трамвайны куып җиткән.

Бу юл һәлакәтендә ике трамвайдагы дүрт кеше зыян күргән. 52 яшьлек ир-ат муен тирәсендә умыртка баганасын имгәткән. 72 яшьлек хатын-кыз ияге белән нык бәрелгән. 64 яшьлек пассажир маңгаен бәргән, шулай ук 77 яшьлек ир-ат та зыян күргән.

“Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алар дүртесе дә хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot