news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай юлына чыккан фура йөртүчесе үзенә кул салган

Узган сишәмбедә аның мәетен йөк машинасы кабинасында тапканнар.

Казанда трамвай юлына чыккан фура йөртүчесе үзенә кул салган
соцсети

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казанның Җиңү проспектында трамвай юлына чыккан фура йөртүчесе үзенә кул салган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарныдагы үз чыганагы хәбәр итте.

Ир-атның мәете йөк машинасы кабинасында табылган. Хокук саклаучылар бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

«Татар-информ» агентлыгы кичә иртән йөк машинасы йөртүчесе идарәне югалткан һәм трамвай юлына чыгып, ике юнәлештә дә хәрәкәтне чикләгән дип хәбәр иткән иде. Һәлакәт урыныннан видео социаль челтәрләрдә чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot