news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвай юлына чыгып киткән иномарка йөртүчесе имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте Җиңү проспекты буенча 78нче йорт каршында төнге сәгать өчләрдә булган.

Казанда трамвай юлына чыгып киткән иномарка йөртүчесе имгәнгән
очевидцы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда төнлә «Хендэ» машинасы тизлеген арттырып, идарәне югалткан һәм трассадан трамвай юлларына чыгып киткән. Машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария Җиңү проспекты буенча 78нче йорт каршында төнге өчләрдә булган. Машина йөртүче, мөгаен, тайгак юлда идарә итә алмаган һәм рельсларга килеп кергән булуы ихтимал. Ватылган бампер һәм фараларга караганда, иномарка башта нәрсә беләндер бәрелешкән.

«Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килеп җитте, алар зыян күргән кешене карап, хастаханәгә алып киттеләр», - дип сөйләделәр вакыйга шаһитлары.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100