Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда трамвай йөри башлауның 110 еллыгы бәйрәм ителә
Тантанада мэр Илсур Метшинның катнашуы көтелә
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, Казанда трамвай йөри башлауның 110 еллыгы уңаеннан, тантана булачак. Сәгать 10да ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә башланачак әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Казан җитәкчелеге шул уңайдан «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең үрнәк эше белән аерылып торган хезмәткәрләре өчен Мактау грамоталары әзерләп куйган, шулай ук Казан мэрының Рәхмәт хатлары да тапшырылыр дип көтелә. Тантана исә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз