news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тыелган урында юл аркылы чыккан ирне трамвай бәрдергән

Фаҗига кичә кич Ямашев проспектында 67б номерлы йорт каршында булган.

Казанда тыелган урында юл аркылы чыккан ирне трамвай бәрдергән
Очевидцы

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда трамвай тыелган урында юл аркылы чыгарга карар иткән ирне бәрдергән, ир-ат урында ук үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Кичә 21.45 сәгатьтә Ямашев проспектында 67б номерлы йорт каршында трамвай 56 яшьлек ир-атны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат, янәшәдә генә җәяүлеләр өчен җир асты кичүе булса да, юлны җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан чыгарга уйлаган.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында вафат булган», - диделәр ЮХИДИдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot