news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвай һәм троллейбус йөртүчеләрне әзерләү дәвам итә

Уку интерактив җиһазлы классларда заманча программа нигезендә оештырылган һәм 10 ай дәвам итәчәк

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген “Метроэлектротранс” МУП җир өсте һәм җир асты электр транспорты белгечләрен әзерләү буенча һөнәри лицейда трамвай һәм троллейбус йөртүче һөнәрен үзләштерү өчен 50 кеше укый башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Метроэлектротранс” МУПнең генераль директорының беренче урынбасары Шамил Гыйльманов белдерде.
Трамвай һәм троллейбус йөртергә казанлылар гына түгел, ә республиканың кайбер районнарында яшәүчеләр дә теләк белдергән, шулай итеп ике төркем оештырылган. Укырга теләк белдерүчеләргә 26-40 яшь. Уку интерактив җиһазлы классларда заманча программа нигезендә оештырылган һәм 10 ай дәвам итәчәк.
Мартта һөнәр училищесына кайчандыр Казаннан киткән Сәмәрканд һәм Бохарадан безнең ватандашлар да киләчәк, дип белдерде Ш.Гыйльманов. Алар лицейда укулар тәмамлангач Казан маршрутларында троллейбус йөртәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100