news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай хатын-кызны бәрдереп үтергән

Хатын-кыз юлны тиешсез урында чыккан һәм трамвай көпчәге астына эләккән.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин.

Фаҗигале хәл кичә кич белән Бондаренко белән Ямашев проспекты кисешкән урында булган. Хатын-кыз юлны тиешсез урында чыкканда трамвай көпчәге астына эләккән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз үлгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot