Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән
Фаҗигадә 4 яшьлек кыз бала һәм 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га шәһәр Госавтоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария кичә 15.00 сәгать тирәсендә, Себер трактындагы 10/7 йорт каршында килеп чыккан.
Трамвай йөртүче 34 яшьлек ханым куркынычсыз хәрәкәт тизлеген кулланмаган һәм борылу өчен трамвай юлына кергән 3 автомобильне берьюлы бәрдергән.
Зыян күргән җиңел машиналар өчесе дә «Киа Рио» маркалы. Иң алдагы автомобильнең йөртүчесе 34 яшьлек ханым булган. Бу машинага трамвай бәрелүдән иң зур зыян килгән. Машинада утырган 4 яшьлек баланың башы бәрелгән.
54 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче машина, бәрелүдән килгән көч белән, үзе дә башка машинаны эттергән. Икенче машинадагы 28 яшьлек пассажир хатын-кызның тезе һәм иңе имгәнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз