news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай белән бәрелешкән машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Юл-транспорт һәлакәте 8 декабрьдә кич Зур Крыловка урамында булган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Казанда Киров районында трамвай белән бәрелешкән Самара “Лада”сы машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте 8 декабрьдә кич Зур Крыловка урамында булган.

Урынга 4нче янгын-сүндерү часте килгән, автомобиль аккумуляторын сүндергәннәр, һәлакәт урыны әйләндереп алынган.

Нәтиҗәдә, 29 яшьлек машина йөртүче 12нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot