Казанда трамвай автобусны бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте Ершов һәм Космонавтлар урамы чатында булган.
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Казанда Ершов һәм Космонавтлар урамы чатында трамвай белән автобус бәрелешкән. Социаль челтәрләрдә әлеге юл-транспорт һәлакәте видеосы чыкты.
Шаһитлар сүзләренчә, трамвай, тормозы ватылып, автобуска килеп бәрелгән.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар, шулай ук, һәлакәт нәтиҗәсендә ике пассажир - ир-ат һәм хатын-кыз имгәнүе турында хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүматлары ачыклана.