news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай 15 яшьлек кызны бәрдергән, алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән

Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре ачыклана.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көн уртасында Казанның Отрадная урамындагы 32нче йорт каршында трамвай 15 яшьләр тирәсендәге кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта юл һәлакәте булган урынга автоинспекторлар килгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, кыз шунда ук һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot