news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвайдан трамвайга бушлай күчеп утыру өчен яңа тариф кертелә

Казанда трамвай пассажирларына бер маршруттан икенчесенә бушлай күчеп утыру өчен «Трамвай 60 минут» дигән яңа тариф кертелә. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Пассажир транспорт картасы буенча яңа тариф белән сәгать дәвамында бер юнәлештә трамвайдан теләсә нинди маршруттагы трамвайга чикләнмәгән санда күчеп утыра ала», –  диде ул.

Бу очракта юл бәясе 31 сум булачак. Яңа тариф 2 июльдән гамәлгә куела.

«Яңа тарифны куллану өчен транспорт картасы алырга һәм яңа тарифны сайларга яки яңа тариф кертелгән элеккесен кулланырга кирәк. Уңайлы санда сәфәр өчен акча салу мөмкинлеге каралган. Бу тариф буенча карталарга бүгеннән башлап акча салырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100