Казанда 2 июльдән трамвай маршрутларының яңа схемасы эшли башлаячак. Кайбер маршрутлар бүленгәнгә күрә, «Транспорт картасы» белән берлектә «Трамвай 60 минут» яңа күчеп утыру тарифы эшләнде. Аның буенча пассажирлар бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала.
Бушлай күченеп утыру өчен пассажирларга транспорт картасы сатып алырга һәм яңа тарифны сайларга, яисә булганын эшләп чыгарылган ресурс белән файдаланырга – картадагы балансны тулысынча сарыф итәргә һәм элеккеге тарифны яңа тарифка алыштырырга кирәк, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте.