news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвай рельслардан төшкән: ике маршрутның хәрәкәте үзгәрде

Бүген Казанда, Җиңү Проспектында, «Минская» тукталышына кадәр барып җитмичә, Халитов урамы юнәлешендә трамвай рельслардан төшкән. Хәзерге вакытта предприятие хезмәтләре моның сәбәпләрен ачыклый.

Килеп чыккан хәл аркасында 5а һәм 7 номерлы трамвай маршрутының хәрәкәте вакытлыча Глазунов урамы аша уза. Урында предприятиенең авария хезмәтләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100