news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай йөртүчесе югалган кечкенә малайга ярдәм иткән

Казанда трамвай йөртүчесе Владимир Сәйфетдинов югалган балага ярдәм иткән. Бу хакта Метроэлектротранс хәбәр итә.

Бүген иртән «Шамил Усманов урамы» тукталышында 1 нче маршрут буйлап хәрәкәт итүче трамвай салонына ике хатын-кыз һәм кечкенә малай керә. Яшь пассажирга нибары 4-5 яшь була. Берникадәр вакыттан соң хатын-кызлар салоннан чыга, һәм баланың алар белән булмавы ачыклана. Нәтиҗәдә травмай йөртүче бала турында кайгыртып, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыра.

«Владимир Геннадьевичның игътибарлылыгы һәм профессиональлеге сәбәпле, малай вакытында күреп алына һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырыла. Соңрак полиция хезмәткәрләре яшь пассажирның әти-әнисе табылуы турында хәбәр итте», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot