news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трактор белән булган юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә мәгълүмат ачыкланды

Казанның Чуйков урамында хатын-кызга трактор бәрелүенең яңа нечкәлекләре билгеле булды. Тиешле мәгълүматны шәһәр дәүләт автоинспекциясе бастырды.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, коточкыч юл-транспорт һәлакәте 7 июньдә иртәнге сәгать 9 да булган. JCB экскаватор-төягеч руле артында 23 яшьлек ир-ат булган. Артка таба хәрәкәт иткәндә, ул маневрның куркынычсызлыгын тикшерми һәм 82 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Соңгысы ашыгыч ярдәм килгәнче һәлакәт урынында үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot