news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда традицион Шигырь бәйрәме үтте

Шигырь бәйрәменә килүчеләр алдында Тукай премиясе лауреатлары турында Татарстан Президенты Указын Эльвира Камалова җиткерде.

Казанда традицион Шигырь бәйрәме үтте
Рамиль Гали

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын рәсми котлаулар Казанның Тукай һәйкәле янындагы традицион шигырь бәйрәмендә дәвам итте.

Искәртеп үтәбез, соңгы берничә елда Туган тел көне рәсми рәвештә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уздырыла һәм Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатларын Татарстан Республикасы Президенты сәхнәдән котлый. Аннары Шигырь бәйрәме Габдулла Тукай һәйкәле янында дәвам итә.

Шигырь бәйрәменә килүчеләр алдында Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреатлары турында Татарстан Президенты Указын Татарстан мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова җиткерде.

“Кадерле дуслар, бүгенге бәйрәм Казан һәм Татарстан татарлары өчен генә түгел, бу бөтен дөнья татарлары бәйрәме. Бу әдәбиятнең, фикернең, идеянең ни икәнлеген аңлаучылар, үз халкын яратучылар бәйрәме, - диде Эльвира Камалова. - Мин һәр барчагызны да Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән бу матур бәйрәм белән котлыйм. Тукай - безнең кояшыбыз. Тукай безнең йөрәкләребездә мәңге яшәсен. Ул безнең мәдәнияттә яшәвебезнең асылы”.

Тукай премиясенең яңа лауреатлары - язучы Камил Кәримов халкына һәм язмышына рәхмәтләрен җиткерде; рәссам Михаил Кузнецов туган җиреңдә кирәк булуның әһәмиятен ассызыклады.

“Таттелеком” иҗат коллективы Шигырь бәйрәмендә халык алдына чыкмады. Лотфулла Шәфыйгуллин Татарстан Президенты котлавын Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсеннән кабул итте.

“Татарның символына, кыйбласына әверелгән Тукаебызның туган көне ничек инде ул татар бәйрәме, Туган тел бәйрәме булмасын! Барыгызга да бирегә җыелуыгыз, бәйрәмегезне матурлавыгыз өчен рәхмәт. Алдагы елларда да халкыбыз бу мәйданнарны тутырыр дип ышанып калабыз,” – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Тукай һәйкәле янындагы традицион мәйданга, һава торышы уңайсыз булуга карамастан халык күп килгән иде. Тукай һәйкәле янындагы урындыкларда – импровизацияләнгән президиумда яңа лауреатлар, шулай ук Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев кебек халык язучылары утырды.

Шигъри чыгышлар музыкаль номерлар белән алышынып барды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100