news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда традицион көзге ярминкәләр башлана

Аларда ТР агросәнагать комплексы продукциясен кулай бәяләрдән сатып алып булачак.

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 6 сентябрьдән Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Аларда ТР агросәнәгать комплексы продукциясен арзан бәяләрдән сатып алып булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 

"Казан" агросәнәгать паркында Арча, Әтнә, Нурлат, Саба, Теләче, Алексеевск районнары, шулай ук "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодовощпром" ЯАҖ, "Просто молоко" идарәче компаниясе" ҖЧҖ үз продукциясен тәкъдим итәчәк. 

Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе "Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары" ААҖ каршындагы мәйданда узачак. Бирегә Яңа Чишмә, Спас районнары, Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ,  "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ һәм башкалар үз продукцияләрен алып киләчәк.

Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе Совет урамы, 18 нче йорт адресы буенча, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты каршында узачак. Бистә халкына Әлки районы хезмәтчәннәре, Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ, "Просто молоко" идарәче компаниясе" ҖЧҖ, "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ, "Сервис-Агро" ҖЧҖ һ.б.лар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.  Авиатөзелеш районында ярминкә Дементьев урамы, 39 нчы йорт адресы буенча урнашкан 123нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда була. Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖнең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ һәм башка тауар җитештерүчеләр яшелчә, бәрәңге, сөт һәм башка продукция белән сәүдә итәр дип ниятләнә.

Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Коләхмәтов һәм Восстания урамнары кисешкән урында - "Пятерочка+" супермаркеты каршында уза. Шәһәр халкына биредә Буа районы, Татпотребсоюз, "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" ААҖ  тауарлары тәкъдим ителә.

Достоевский урамында урнашкан Чехов базарында Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе үз продукциясен сатачак. 

Быел Киров районында Кызыл Кокшай урамы, 152 нче йорт адресы буенча урнашкан "Җиләкле бистә" сәүдә комплексы каршындагы территориядә өстәмә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Бирегә Кама Тамагы авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчеләре, Татпотребсоюз, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы үз продукциясен алып килер дип көтелә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100