news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Авыл хуҗалыгы продукциясе белән 15 урында сәүдә итәчәкләр.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 6 октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.

Шәһәрдә 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сатачаклар. Совет районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре “Казан” агросәнәгать паркында, Юлиус Фучик һәм Ломжинская урамнары киселешендә, шулай ук Липатов урамы 7, һәм Зәкиев урамы 12 адреслары буенча ачылачак.

Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы продукциясен Академик Лаврентьев урамы 10, Ямашев проспекты 71А йорты каршында сатып алырга мөмкин булачак.

Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә һәм Ленинград урамы 27 (“Бәхетле” гипермаркеты каршында) адреслары буенча эшләячәк.

Киров районы халкы авыл хуҗалыгы товарларын “Батыршин урамы 20 һәм Краснококшайская урамы 150/2 (“Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында) сатып алачак. Юдино бистәсендә ярминкә Ильич урамы 1, 1 корпус (Тимерюлчылар мәдәният йорты каршында) ачылачак.

Вахитов районында Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында (К.Тинчурин исемендәге парк янында), ә Мәскәү районында Мәскәү базары каршында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Идел буе районында ярминкә мәйданнары Җиңү проспекты 50а (“Проспект” сәүдә үзәге янында) һәм Ю.Фучик урамы 72 адреслары буенча эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100