Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда традицион вейци уены буенча VII Кытай Генераль консуллыгы кубогы башланды
Казанда вейци (го) уены буенча VII Кытай Генераль консуллыгы кубогы башланды. Ярышлар 150гә якын катнашучыны җыйды. Катнашучылар ике көн дәвамында көч сынагая, ә җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашу өчен баллар алачак.
«Го – ул Кытай цивилизациясенең хәзинәсе. Бу уенның тарихы дүрт мең елдан артык. Унтугызга унтугыз сызыклы уен тактасы һәм аның өстенә тезелгән аклы-каралы ташлар Кытай милләтенең тирән фәлсәфи зирәклеген символлаштыра», – дип билгеләп үтте Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын вакытлыча башкаручы Цао Лунцюань.
«Вейци уены математика һәм фәлсәфәне берләштерә. Бу балалар өчен бик файдалы уен. Моннан тыш, ул эчке дисциплинаны тәрбияли, бу да бик мөһим», – дип өстәде РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Илдар Гыйльметдинов.
«Барыгызга да күңелле ярышлар телим. Вейци – ул интеллектуаль үсеш турындагы уен. Бу спорт төренең популярлыгы артуга бик шатбыз», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз