news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 50дән артык милләт вәкилен җыйган Халыклар дуслыгы парады узды

Казанда 50дән артык милләт вәкилен җыйган Халыклар дуслыгы парады узды
Фото: © «Татар – информ», Михаил Захаров

Россия көне уңаеннан, Казан Кирмәнендә традицион рәвештә Халыклар дуслыгы парады узды. Әлеге парадта 50дән артык милләт вәкиле катнашты.

Халыклар дуслыгы парады Казаннан тыш тагын Чүпрәле, Менделеевск, Нурлат һәм Кама Тамагында да үткәрелгән. Ул яклардан видеосәламнәрне экраннан тамашачыларга да күрсәттеләр.

Парадта катнашучыларның маршруты Спас манарасыннан Сөембикә манарасына кадәр сузылган иде, шулай ук Кол Шәриф мәчете яны да игътибарсыз калмады, кунаклар аны да урап уздылар. Парад вакытында кунаклар Бөек Җиңүгә багышланган җырлар белән беррәттән гармунга да, башка уен коралларына да кушылып җырладылар. Ә соңыннан «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этнофестивале уза торган урынга бардылар, анда аларны барлык фестивальнең тамашачылары белән беррәттән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фото: © «Татар – информ», Михаил Захаров

«Безнең илебездә төрле милләт, дин кешеләренең дус яшәүләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Сез безнең милли бәйрәмнәрне ничек үткәрүебезгә дә игътибар биргәнсездер, татарларның, рус халкының, чуашларның, мариларның һәм башкаларның бәйрәмнәре. Һәм без бер зур гаилә кебек, аңлашып яшибез, бу безнең гаиләбезне тагын да ныгыта. Бүгенге чара милли кыйммәтләрне, дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итәр дип өметләнеп калам», – диде ул.

Шулай ук, ул Татарстан Республикасындагы кебек күпвекторлы икътисадның Россиядә күп булмавын искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, Республикабызда нефть табыла, кирәк кадәр электр энергиясе булдырыла, самолетлар, вертолетлар, корабльләр җитештерелә, ә төзелеш эшләре буенча рекордлы саннар күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot